Сочига яңа рейслар “Бегишево” аэропортының җәйге җәдвәлендә чәршәмбе һәм җомга көннәрендә барлыкка киләчәк. Очышларны RusLine авиакомпаниясе СRJ-200 очкычларында башкарачак. Программа 15 нче июннән алып 9 нчы сентябрьгә кадәр планлаштырылган. Лайнерлар Бегишевога 17.55 сәгатьтә төшәчәк, Сочидан 18.55 очып китәчәк. Исегезгә төшерәбез, “Бегишево” аэропортыннан Сочига пәнҗешәмбе көннәрендә Татарстан авиакомпаниясе ЮВТ АЭРО, сишәмбе һәм шимбә көннәрендә “Ижавиа” һәм дүшәмбе көннәрендә “Победа” очышлар башкара. Шулай итеп, аэропортның җәйге җәдвәлендә атнага 6 рейс планлаштырылган.
Шулай ук “Бегишево” аэропортыннан Симферопольгә (атнага 5 тапкыр) һәм Анапага (атна саен) рейслар оештырылган.