Казанның “Көньяк” автовокзалы пассажирлар уңайлыгы өчен булачак бәйрәмнәргә түбәндәге юнәлешләрдә өстәмә рейслар оештыра: Түбән Кама, Әлмәт, Чистай, Базарлы Матак, Чирмешән, Болгар, Тольятти һәм Нурлат. Тулырак мәгълүматны белешмә хезмәтеннән (843) 237-33-23 телефон номеры аша алырга мөмкин.