Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 4 мае, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 33 очрагы теркәлгән.

 

Иделдә суның биеклеге 53,93 метр тәшкил итә (су биеклегенең куркыныч билгесе 54,54 метрдан санала), Камада су 56,59 метр (65,9 метр) биеклектә.

 

Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 10 чартер, 14 халыкара рейслар. 2691 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1796 кеше килгән.

 

4 нче майда республикада аязучан болытлы һава көтелә, көндез күп районда кыска вакытлы яңгыр, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: +13 - +18 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International