30 нчы апрельдә Идел һәм Кама буйлап навигация ачыла

2016 елның 29 апреле, җомга

 

          Идел елгасы буенча пассажирлар ташуда “Татфлот” компаниясе хезмәт күрсәтә. 30 нчы апрельгә җәдвәл буенча, Казан елга портыннан беренче көндәлек рейслар Югары Осланга 07.00, 12.00, 16.00 һәм 19.00 сәгатькә билгеләнгән. “Садовая”га Студенец аша теплоходлар 07.30, 10.00, 15.00 һәм 17.30 сәгатьтә кузгала. “Ключищи”га Түбән Ослан аша – 07.40 һәм 17.00 сәгатьтә. Шулай ук 30 нчы апрельдән 08.20 сәгатьтә Зөядән (Югары Осланга кереп чыгып) көндәлек рейслар ачыла. Маршрутларда “ОМ” һәм “Мәскәү” тибындагы теплоходлар хезмәт күрсәтәчәк. Киләчәктә тукталыш пристаньнары саны артачак.   

 

          Кама буйлап пассажирларны «Производственное объединение нерудных материалов «Набережные Челны» оешмасы ташыячак. Беренче рейска “М-8” теплоходы Яр Чаллыдан Соколкига кадәр чыгачак. Маршрутта Вишневка, Алабуга, Түбән Кама, Сентяк, Котловка, Свиногорье, Грахань пристаньнарында тукталыш пунктлары билгеләнгән. Теплоход көн саен 07.00 сәгатьтә кузгалып китәчәк. Соколкига 12.15 сәгатьтә килеп җитәчәк. “М-8” теплоходы 105 пассажирга хезмәт күрсәтә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International