Маршрутка сорау арту сәбәпле, 8 нче июньнән ЮВТ АЭРО авиакомпаниясе яңа Салехард - Санкт-Петербург – Казан маршруты буенча авиарейсларны һәр чәршәмбе һәм якшәмбе башкарачак. Исегезгә төшерәбез, әлеге маршрут буенча очышлар 27 нче марттан һәр якшәмбе башкарылды.
Шулай ук ЮВТ АЭРО 4 нче июньнән яңа Казан-Геленджик юнәлешенә старт бирә. Рейсларга билетлар сатыла башлады.