2016 нчы елның 1 маеннан Татарстан Республикасы террриториясендә шәһәр яны поездларында йөрү өчен яңа төр абонемент билетлар кертелә. 10 һәм 20 тапкыр бару өчен абонемент билетлар 30 көн гамәлдә булачак. 20% ташламалы абонемент билетлар: 60 тапкыр бару өчен – 60 көннән алып 120 көнгә кадәр, 90 тапкыр бару өчен – 180 көн гамәлдә булачак.
Абонемент билетларны билет кассаларында һәм контактсыз смарт-карта ярдәмендә үзеңә үзең хезмәт күрсәтү терминалы аша рәсмиләштерергә мөмкин.