Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 39 очрагы теркәлгән.
Канаш-Шоркистры аралыгындагы юлда ремонт эшләре бару сәбәпле 11 нче июльдән алып 9 нчы августка кадәр 6358, 6360 һәм 6353 нче номерлы шәһәр яны поездларының җәдвәле үзгәрәчәк.
Чирмешән муниципаль районында 11 нче июльдән алып 6 нчы октябрьгә кадәр “Кузайкино-Нурлат” - Чирмешән автомобиль юлының 11,5 чакрымыннан алып 13,76 чакрымына кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла.
Оренбуржье” авиакомпаниясе Түбән Кама-Самара авиарейсына бәяләрне киметә - хәзер Бигеш аэропортыннан Самарага 2000 сумга очарга була.
Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер һәм 17 халыкара рейслар. 3005 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3687 кеше килгән.
Техник сәбәпләр аркасында 5 нче июльдән 6924, 6934 һәм 6925 нче номерлы поездларның хәрәкәт җәдвәле үзгәрәчәк
Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер һәм 13 халыкара рейслар. 3366 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3157 кеше килгән.
Узган шимбәдә “Буревестник” бассейнында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында йөзү буенча ярышлар узды. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы данын Ренат Вафин, Альбина Иванова, Илгиз Кәлимуллин һәм Илнур Нурмөхәммәтов якладылар.
Россия тимер юллары холдингының “РЖД Бонус” дигән лояльлек программасы Loyalty Awards Russia-2016 лояльлек маркетингы өлкәсендәге илкүләм конкурсының “Транспорт компаниясенең иң яхшы лояльлек программасы” номинациясендә җиңүче булган.
“Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясенең Казан участогы билет кассиры Гөлнур Бәшәровага “Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре” исеме бирелде. Бүләкне Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков уңышлы һәм намуслы хезмәте өчен тапшырды.