Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 39 очрагы теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 68 рейс башкарылган, шул исәптә 15 чартер һәм 9 халыкара рейслар. 2846 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2813 кеше килгән.

 

7 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +23 - +28 гр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International