Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 67 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер һәм 13 халыкара рейслар. 3366 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3157 кеше килгән.
4 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: +25 - +30 гр.