“Оренбуржье” авиакомпаниясе Түбән Кама-Самара авиарейсына бәяләрне киметә - хәзер Бигеш аэропортыннан Самарага 2000 сумга очарга була (+сервис җыемы). Киметелгән тарифлар буенча авиабилетлар сатуга чыккан инде.
Исегезгә төшерәбез, “Оренбуржье” авиакомпаниясенең Түбән Кама-Самара рейсы 2013 нче елның апрелендә башланып киткән Идел Буе федераль округында төбәк эчендә пассажирлар ташуны субсидияләү программасы кысаларында тормышка ашырылды. Түбән Кама-Самара маршруты буенча даими рейслар сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә уңайлы L-410 лайнерларында башкарыла. Очкыч Самарадан 16:45, Түбән Камадан 17:25 сәгатьтә оча. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Тулырак мәгълүматны 8 800 200 18 19 телефоны буенча алырга мөмкин.