Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 247 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 36 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 83 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер һәм 17 халыкара рейслар. 3005 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3687 кеше килгән.
6 нчы июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көндез явым-төшемсез, җил көнбатыштан. Температура: +22 - +27 гр.