Россия тимер юллары холдингының “РЖД Бонус” дигән лояльлек программасы Loyalty Awards Russia-2016 лояльлек маркетингы өлкәсендәге илкүләм конкурсының “Транспорт компаниясенең иң яхшы лояльлек программасы” номинациясендә җиңүче булган. Әйтергә кирәк, “РЖД Бонус” әлеге премияне икенче ел рәттән ала. Loyalty Awards Russia премиясе Россия һәм БДБ илләренең лояльлек маркетингы базарында иң яхшы профессионалларны ачыклау өчен оештырылган.
Хәзерге вакытта “РЖД Бонус” программасында 1 млн 800 меңнән артык катнашучы теркәлгән. Программа гамәлдә булу вакытында катнашучылар 280 мең премия билетлары рәсмиләштергән.
“РЖД Бонус” лояльлек программасы 2012 нче елның июленнән гамәлдә һәм “Федераль пассажир компаниясе” АҖ поездларында, шул исәпкә “Сапсан” поездлары да керә, сәфәр кылу өчен баллар җыярга мөмкинлек бирә. Җыелган балларны премия сәфәренә алыштырырга мөмкин. Катнашучыларга шулай ук “ФПК” АҖнең автомобиль ташучы вагоннары булган поездлар белән файдаланган өчен баллар бирелә.
Юридик затлар өчен “РЖД Бонус” корпоратив программасы гамәлдә, ул оешмаларга хезмәткәрләре эшлекле сәфәрләргә һәм сәяхәтләргә юл йөрү билетлары сатып алган өчен баллар җыю мөмкинлеге бирә. “РЖД Бонус” партнерлары арасында төрле тармаклардан 20дән артык компания (кунакханәләр, банклар, театрлар, рестораннар, туристик компанияләр һ. б.) программада катнашучыларга теге яки бу ташламалар ясый.
Моннан тыш, пассажирлар “РЖД-Альфа-Банк” MasterCard һәм “ВТБ24-РЖД” банк картасын рәсмиләштерә алалар. Карталар буенча сатып алган өчен карта ияләре автомат рәвештә “РЖД Бонус” корпоратив программасында катнашучылар булалар һәм поездларда премия сәфәренә баллар җыя алалар.