“Содружество” ААҖ хезмәткәренә дәүләт бүләге бирелгән

2016 елның 1 июле, җомга

“Содружество” ААҖ шәһәр яны пассажир компаниясенең Казан участогы билет кассиры Гөлнур Бәшәровага “Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре” исеме бирелде. Бүләкне Татарстан Республикасы премьер-министры Илдар Халиков уңышлы һәм намуслы хезмәте өчен тапшырды.

Гөлнур Бәшәрова тимер юлда 2007 елдан бирле эшли, бу вакыт эчендә ул берничә бүләккә лаек һәм санап бетергесез пассажирлар рәхмәтенә ия булган. Ул һәрвакыт ягымлы һәм иң катлаулы хәлләрдән дә абруен төшермичә чыга.  Өстәвенә, ул заман белән бергә атлый - заманча технологияләрне хезмәттәшләре арасында беренче үзләштерә. Тагын Гөлнур Габдулхаевна остаз булып тора, яшь хезмәткәрләр белән үз белемнәре һәм тәҗрибәләре белән теләп уртаклаша, сигез кешене өйрәткән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International