Чирмешән муниципаль районында 11 нче июльдән алып 6 нчы октябрьгә кадәр “Кузайкино-Нурлат” - Чирмешән автомобиль юлының 11,5 чакрымыннан алып 13,76 чакрымына кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Биредә бу чорда ремонт эшләре планлаштырылган.
Урап узу өчен транспорт йөртүчеләргә Кузайкино-Нурлат һәм Азеево-Чирмешән-Шентала автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.