5 августтан пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен Татарстан Республикасында Кама аръягы зонасының шәһәр яны поездлары расписаниесе үзгәрәчәк.
Республикада «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын тормышка ашыруның төп күрсәткечләренең берсе-региональ әһәмияттәге автомобиль юлларының норматив таләпләргә туры килгән өлешен аларның гомуми озынлыгы 50 процентка кадәр арттыру.
Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 320 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юлларда 173 берәмлек техника хезмәт күрсәтте.
Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасының юл-транспорт тармагы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасы узды. Алдынгыларга бүләкләрне Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Төзелгән концессион килешү кысаларында Шәле - Баулы автомобиль юлы төзелеше проекты буенча Алексеевск - Әлмәт участогында гомуми бәясе 90 млрд сум булган 145 чакрым юл төзелеше башланды. Эшләрне 2024 елда тәмамлау планлаштырыла. 2022 елда эшләр 14 млрд сумга башкарылды. 2023 елга план буенча 32 млрд сумлык эшләр башкарылырга тиеш. "Беренче тапкыр юл объектларында концессион килешү буенча һәм инфраструктур бюджет кредитларын җәлеп итеп эшлибез. Барлык хезмәттәшләр исеменнән ярдәм күрсәткәнегез өчен зур рәхмәт, хөрмәтле Марат Шакирҗанович», - дип билгеләп үтте Фәрит Хәнифов идарәнең йомгаклау коллегиясендә.
Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков катнашында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының «2022 елда Татарстан юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2023 елга төп бурычлар» дип аталаган киңәйтелгән коллегия утырышы узды.
Бүген шулай ук Министрлык коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасы белән «Россия тимер юллары» ААҖ арасында килешү имзаланды. Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Горький тимер юлы башлыгы Сергей Дорофеевский имза салды.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының «2022 елда Татарстан Республикасы юл-транспорт комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2023 елга төп бурычлар» йомгаклау коллегиясенең киңәйтелгән утырышы узачак.
Бүгеннән башлап Panorama Airways яңа үзбәк авиакомпаниясе «Казан» халыкара аэропортыннан Ташкентка даими рейслар программасын ача.
Хәзер Татарстанның төбәк юлларында 360 берәмлек кар җыю техникасы эшли. Төнлә юлларда 210 берәмлек техника хезмәт күрсәтте.