Горький магистрале хезмәткәрләре Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек эшләрен дәвам итәләр. Истәлекле дата алдыннан Казан тимер юлчылары истәлекле объектларны реставрацияләгәннәр, алар арасында Бөек Ватан сугышына багышланган такталар, стелалар һәм мемориаллар да бар.
Алар вокзалларда, станцияләрдә, тимер юл предприятиеләре территорияләрендә, магистральгә бүленгән полосада урнашкан һәм Бөек Ватан сугышы елларында тимер юлчыларның батырлыгын искә төшерә.
Татарстан Республикасы, Чувашия һәм Марий Эл чикләрендә Горький тимер юллары хезмәткәрләре барлыгы 24 һәйкәл төзекләндерде, шул исәптән Алатырь, Ибреси, Атяшево, Йошкар-Ола, Шәмәрдән, Нократ Аланы, Юдино һәм Зөя станцияләрендә легендар паровозлар.
Моннан тыш, Җиңү көне алдыннан "Юдино-Казан" сервис локомотив депосы территориясендә тантаналы рәвештә Социалистик Хезмәт Геройлары – тимер юлчылар Василий Вырин, Иван Журин һәм Александр Павлов бюстлары ачылды. Канаш станциясендә – Социалистик Хезмәт Герое, паровоз машинисты Сергей Черников бюсты, Борындык станциясендә киләчәк буыннарга теләкләр белән вакыт капсуласын салу тантанасы булды.