Татарстан Республикасында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елында төбәк һәм җирле юлларда ремонт эшләре, шулай ук юл инфраструктурасын төзекләндерү чаралары узачак. Эшләр «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты федераль һәм төбәк финанславы булган башка программалар буенча башкарылачак.
"Җиңүнең 80 еллыгы елында Татарстанда икенче бөтендөнья сугышы геройлары яки вакыйгалары хөрмәтенә аталган юлларны ремонтлау эшләре дәвам итәчәк. 2024 елда без 14 объектта юл эшләре башкардык. Агымдагы елда юл эшләренең төп программасы кысаларында тагын 17 объектта эшләр башкарачакбыз. Бөек Ватан сугышы геройлары һәм вакыйгалары хөрмәтенә аталган урамнар инфраструктура объектларын тоташтырып кына калмый, ә буыннарны бәйли, кайчак гомерләре бәрабәренә җиңүне якынайткан һәркемнең истәлеген үз эченә ала. Бөек бәйрәмебезне кадерлибез һәм ветераннарыбызның батырлыкларын хәтерлибез", - дип билгеләп үтте ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин.
Бу сезонда юл төзүчеләр Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм катнашучылары яшәгән һәм исемнәре Җиңү көнен бәйрәм итүгә бәйле 9,3 км дан артык урамны норматив хәлгә китерү эшләрен башкарачаклар. Эшләр Агерҗе, Әлмәт, Апас, Баулы, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Зеленодольск, Мамадыш муниципаль районнарында һәм Чаллы шәһәрендә башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез, «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында республикада гомуми озынлыгы 200 км дан артык булган 131 объектта эшләр башкару планлаштырыла.