Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында Бөек Җиңүне бәйрәм итү алдыннан республиканың транспорт комплексында озак еллар эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен котлау күркәм традициягә әверелде. Быел да ветераннарыбызны котладык.
Хәзер безнең карамакта 20 ветеран. Аларның һәрберсе өчен без азык-төлек җыелмасы әзерләдек. Кемнеңдер өенә барып котлап килдек, ә кемгәдер үз туганнарын безгә җибәрергә уңайлы иде.
Министрлык территориясендә «Җиңү бакчасы» бар, анда ветераннар хезмәткәрләр белән бергә 10 ел элек алмагачлар утырткан. Алмагач гомер-гомергә тынычлыкны, тормышны һәм гаилә традицияләрен гәүдәләндерә. Авыр сугыш елларында алма бакчалары солдатлар һәм тыл хезмәтчәннәре өчен тыныч тормышка өмет символына әверелде. Бүген бу агачлар яңа буыннарга ирекне саклап калучыларның батырлыклары турында искә төшерәләр.
Без чын күңелдән Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен Бөек Җиңүнең 80 еллыгы белән котлыйбыз! Тынычлык һәм җиңү өчен уртак эшкә керткән зур өлешегез өчен рәхмәт.
Без хәтерлибез, горурланабыз һәм хөрмәт итәбез.