Фәрит Хәнифов Теләче районында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митингта катнашты

2025 елның 9 мае, җомга

Бүген Теләче авылында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен һәм җыелган кунакларны бәйрәм белән котладылар. Фәрит Хәнифов барысына да тыныч күк йөзе, бәхет, сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Министр шулай ук Татарстан Республикасы Рәисенең котлавын укыды. "Бөек Ватан сугышы һәр йорт, һәр гаилә аша узды. Фронтка киткән җиде йөз мең татарстанлының яртысыннан артыгы сугыш кырларында батырларча һәлак булды. Ватаныбыз өчен гомерләрен биргәннәрне искә алу күңелләребездә мәңгегә сакланыр", - диелә Рөстәм Миңнехановның котлавында. 

Юбилей парадында район оешмалары һәм учреждениеләре катнашты, шулай ук парад техникасы күрсәтелде.

Чара барышында ватан азатлыгы өчен һәлак булган якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм обелискка чәчәкләр салдылар. Район мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары тарафыннан сугыш чоры җырлары һәм лирикасы белән тулы концерт программасы тәкъдим ителде. 

Шулай ук чарада катнашучылар өчен кыр кухнясы оештырылды, теләүчеләр спорт ярышларында да катнаша алды. 

Фотографии: "Теләче-Информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International