5 майдан Nordwind Airlines «Икар» авиакомпаниясе белән берлектә җәйге очыш программасын Казан – Әстерхан маршруты буенча турыдан-туры даими очышлар белән тулыландырды.
Рейслар атнага 2 тапкыр — дүшәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә башкарылачак. Маршрутта 110 кешене сыйдыра торган Embraer 190 очкычлары җәлеп ителгән. Беренче рейсның йөкләнеше 100% тәшкил иткән.
"Язгы-җәйге расписаниедә Әстерхан 23 юнәлешкә әверелә, без аның буенча очышларны Казан Халыкара аэропортыннан башкарабыз. Инде хәзер үк без рейс йөкләнешенең югары динамикасын күрәбез, бу маршрутның республика кунаклары һәм халкы өчен кирәкле булуы турында сөйли. Казанның база аэропортында формалаштырылган Nordwind тоташтыру моделе ярдәмендә хәзер пассажирларга Санкт-Петербург, Мурманск, Калининград, Горно-Алтайск, Иркутск, Новокузнецк, Минераль Сулар, Улан-Удэ, Бишкек һәм Дүшәнбедән Татарстан башкаласына күчеп утыру мөмкинлеге булды», - дип билгеләп үтте Nordwind генераль директор урынбасары Антон Маттис.