Татарстанда илкүләм проект буенча Чистай-Аксубай-Нурлат автомобиль юлын ремонтлауга керештеләр

2025 елның 12 мае, дүшәмбе

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында III-техник категорияле Чистай - Аксубай - Нурлат автомобиль юллары ремонтлана. Участокның озынлыгы 2,100 км тәшкил итә.

Объектта А32Нт һәм А16Нт асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, 15 мең квадрат метрдан артык мәйданда 4 см калынлыктагы ЩМА-8 катламын урнаштыру, юл кырыйларын вак таш-ком катнашмасы белән ныгыту һәм юл билгеләре салу каралган.

Бүгенге көнгә «Татавтодор» АҖнең Аксубай филиалы юлчылары гамәлдәге асфальт-бетон өслекне фрезерлау эшләрен төгәлләделәр.

Исегезгә төшерәбез, 2025 ел йомгаклары буенча норматив таләпләргә туры килә торган региональ әһәмияттәге автомобиль юллары өлеше – 52,2% тан кимрәк, шәһәр агломерацияләренең норматив таләпләргә туры килә торган автомобиль юллары өлеше 85,2% тан да ким булмаска тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International