Татарстанда илкүләм проект буенча Минзәлә елгасы аша күперне капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә

2025 елның 5 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының Сарман авылында «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Минзәлә елгасы аша күперне капиталь ремонтлау дәвам итә. Күчмә объект. Исегезгә төшерәбез, эшләр 2024 елның маенда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча башланган иде.

Күпернең озынлыгы 55 м тәшкил итә, пролет төзелеше – корыч-тимердән, исәпләнгән йөкләнеш - А-11, НК-80.

Хәзерге вакытта күперчеләр конусларны монолит бетон белән ныгыталар, арадагы терәкләрне ремонтлыйлар. Дәүләт контракты буенча төзелеш-монтаж эшләрен төгәлләү срогы - агымдагы елның июль ахыры.

Объектта пролет төзелмәләрен монтажлау, барьер һәм култыксалар коймаларын кору, күпергә якынлашу юлларын салу һ.б. эшләр башкарылган.

Эшләрнең заказчысы - «Главтатдортранс» ДКУ, генподрядчысы - «ТР күперләре» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International