Республика юлларында 473 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 322.
Бүген Казанның елга портыннан Югары Осланга һава мендәре судноларының кышкы навигациясе ачылды.
Үткән тәүлектә республикада 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 8 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Республика юлларында 414 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 299.
Горький тимер юлы агымдагы елның унбер аенда автомобиль транспортыннан тимер юл транспортына 310,4 мең тонна күләмендә йөк ташуны оештырды.
23-25 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 56 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 59 очрагы, 213 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 980 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
2016 нчы елның унбер ае эчендә билет бастыручы автоматлар ярдәмендә 406,7 мең билет сатып алынган.
Быел Яңа ел төнендә Татарстан башкаласы Казанда җәмәгать автобуслары, трамвай һәм троллейбуслар төнге сәгать 2гә кадәр йөриячәк. Шәһәр халкына 36 маршурт һәм 65 берәмлек транспорт чарасы хезмәт күрсәтәчәк.
Горький тимер юлының Казан төбәге станцияләрендэ ерак арага йөрүче һәм шәһәр яны поездларында ел башыннан алып 8 млн 543 мең пассажирга хезмәт күрсәтелгән.
Республика юлларында 279 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 145