Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 129 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 30 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 473 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 322.
Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 14 халыкара рейслар. 2163 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2580 кеше килгән.
28 нче декабрьдә Татарстанда болытлы һава көтелә, кар, буран, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -1 - -6 градус.