Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 118 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 29 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 414 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 299.
Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 14 халыкара рейслар. 2234 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2286 кеше килгән.
27 нче декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяктан, көньяк-көнбатыштан. Температура: -2 - -7 градус.