Горький тимер юлы агымдагы елның унбер аенда автомобиль транспортыннан тимер юл транспортына 310,4 мең тонна күләмендә йөк ташуны оештырды. Чагыштыру өчен: 2014 елда бу күләмне 171,5 мең тонна тәшкил иткән, 2015 елда – 210,4 мең тонна. Уңай динамикага тубән бәя чикләрендә тариф коридорларын куллану нәтиҗәсендә, шулай ук региональ һәм регионара координацион советларның эше ярдәмендә ирешелгән.
Транспортта хезмәт күрсәтүне “Одно окна”, “грузовой экспресс” принциплары буенча оештыру, контейнерлы поездларның җәдвәл буенча эшләүләре, йөкне урнаштыру һәм беркетү схемаларын уйлап чыгару, электричкалар ярдәмендә документларны җибәрү буенча таможня экспрессы кебек ысуллар актив үсә.
Исегезгә төшерәбез, Горький тимер юлында 2016 елның унбер аенда 28,9 млн. тонна йөк төялгән һәм ташылган, бу 2015 елның шушы чоры күрсәткеченнән 3,1% артыграк.