Бүген Казанның елга портыннан Югары Осланга һава мендәре судноларының кышкы навигациясе ачылды.
Маршрутта ике “мендәр” хәрәкәт итәчәк. Казанлылар елга портыннан 07.10, 09.00, 15.00 һәм 17.10 сәгатьләрдә юлга кузгалалар. Судноның юлда булу вакыты 7 минутны тәшкил итә. Югары Осланнан транспорт чарасы килеп җитүгә үк, ягъни 07.20, 09.10, 15.10 һәм 17.20 сәгатьләрдә кире юлга кузгала. Билет бәясе – 91 сум. 6 яшькә кадәрге балаларга 50%-лы ташлама каралган.
“Татфлот” теләге булганнар өчен Идел һәм Казансу елгалары буенча 30 минутка каралган экскурсия сәяхәтләре дә оештыра. Билет бәясе – 250 сум, 6 яшькә кадәрге балалар өчен – 125 сум.