28-29 гыйнварда республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 166 очрагы ачыкланган

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

28-29 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә 44 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 166 очрагы, 185 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 907 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Гыйнварның 29 көне эчендә республикада 271 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 26 кеше һәлак булган һәм 347 кеше төрле тән җәрәхәте алган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International