Үткән тәүлектә республикада 15 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 20 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 9 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 59 очрагы, 70 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 468 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Гыйнварның 31 көне эчендә республикада 296 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 27 кеше һәлак булган һәм 378 кеше төрле тән җәрәхәте алган.