Республика юлларында 257 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 175.

2017 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 114 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,   маршруттан тайпылуның 20 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 257 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 175.

 

Казан аэропортыннан 56 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 8 халыкара рейслар. 2073 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1916 кеше килгән.

 

30 нчы гыйнварда Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, тотрыксыз җил, бозлавык. Температура: -14 - -19 градус. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International