Мәскәү һәм Казан арасында өстәмә ял көне поезды йөри башлады

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

“ФПК” АҖ (“РТЮ” ААҖнең бүлендек җәмгыяте) Мәскәү һәм Казан арасында хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту һәм пассажирлар ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен өстәмә 272/271 нче номерлы Мәскәү – Казан ял көне поездын эшләтеп җибәрде.

Поезд Мәскәүдән Казан вокзалыннан 20:24 сәгатьтә җомга көннәрендә җибәрелә: 2017 нче елның 3, 10, 17 февралендә, 10, 17, 24, 31 мартында, 7, 14, 21 апрелендә. Казанга поезд киләсе тәүлекнең 09:25 сәгатендә килә.

Казаннан поезд 19:35 сәгатьтә якшәмбе көннәрендә җибәрелә: 5, 12, 19 февральдә, 12, 19, 26 мартта, 2, 9, 16, 23 апрельдә һәм Мәскәүгә икенче көнне 11:25 сәгатьтә килә.

Составында – плацкарт һәм купе вагоннар; 10 нчы номерлы вагонда йорт хайваннары алып бару мөмкинлеге бар.

Плацкарт вагонга юл бәясе– 906 сум, купега – 2676 сум.

Тимерьюлчылар җәдвәлне Казанга ял көннәрендә килергә теләүче туристлар уңайлыгы өчен төзегәннәр.

Мәскәүдән кичке поезд җомга китә һәм кире Мәскәүгә дүшәмбе килә, мондый җәдвәл Мәскәүдә эшләүче Татарстан халкы өчен дә уңайлы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International