Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 136 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылу очрагы теркәлмәгән.
Республика юлларында 208 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 126.
Казан аэропортыннан 56 рейс башкарылган, шул исәптә 8 халыкара рейслар. 1693 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1606 кеше килгән.
31 нче гыйнварда Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез һәм кич урыны белән кар, көньяк-көнбатыштан салмак җил. Температура: -12 - -17 градус. Юлларда бозлавык.