“ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе Казан яшь тамашачы театрының генераль партнеры булды. Хезмәттәшлек кысаларында Татарстан авиакомпаниясе “Татнефть” җәмгыяте белән берлектә Казан яшь тамашачы театрына көтелгән “Теремок” спектаклен кую өчен декорацияләрне һәм костюмнарны яңартуга акча бүлеп бирде.
Казан яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева сүзләренә караганда, “Теремок” тамашачылар арасында зур уңышка ия. Аның премьерасы 2008 нче елның 25 декабрендә булган. Әмма вакытлар узу белән декорация һәм костюмнар яраксыз хәлгә килгән, спектакль репертуардан алынган. Хәзер, иганәчеләр ярдәме нәтиҗәсендә, яңартылган спектакль кабат Казан яшь тамашачы театры афишасында кечкенә казанлылар өчен барлыкка килде.