Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 126 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,   маршруттан тайпылуның 13 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 345 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 223.

 

Казан аэропортыннан 63 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 13 халыкара рейслар. 1946 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2009 кеше килгән.

 

1 нче февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -6 - -11 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International