ЯҢАЛЫКЛАР


24
июль, 2018 ел
сишәмбе

6 августтан 7 сентябрьгә кадәр 6358 нче номерлы Канаш-Казан, 6101 нче номерлы Казан-Канаш, 6193 нче номерлы Канаш-Шумерля, 6194 нче номерлы Шумерля-Канаш, 6360 нчы номерлы Канаш-Казан, 6357 нче номерлы Казан-Канаш, 6396 нчы номерлы Алатырь-Канаш, 6395 нче номерлы Канаш-Алатырь һәм 6506 нчы номерлы Канаш-Чабаксар шәһәр яны поездларының җәдвәлләре үзгәрә.

Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе 3 нче августтан Махачкалага турыдан-туры рейслар ача.

Азнакай районында Рус Акташы-Азнакай автомобиль юлының 64,2 км участогы ябылуы 15 нче сентябрьгә кадәр озайтылды. Бу чорда биредә суүткәргеч торбаларны төзекләндерү планлаштырылган.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 130 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 80 очрагы теркәлгән.


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Министрлыкның рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы көрәш” бүлегендә (http://mindortrans.tatarstan.ru/rus/opros_po_borbe_s_korupciey.htm) тармак буенча коррупциоген факторларны һәм Татарстан Республикасысы министрлыклары, ведомстволары һәм учреждениеләре арасында гамәлгә ашырыла торган чаралар буенча тикшеренүләр үткәрелә. 

23 нче июльгә мәгълүматларга караганда Казанның 19 объектында ремонт тулысынча тәмамланган, шул исәптән Петербург, Нигъмәтуллин, Сибгат Хәким, Деменьтьев урамнары, Меңьеллык Мәйданы, Ленин дамбасы, Әмәт магистрале.

Баулы муниципаль районында 15 октябрьгә кадәр «Казан-Оренбург»-Васькино Туйралы автомобиль юлының 0,2 км участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә күперне ремонтлау планлаштырылган.

Хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү өчен Федераль пассажир компаниясе яңа хезмәт ачып җибәрә – еракка йөрүче поездларның багаж купеларында йортта тәрбияләнүче хайваннарны хуҗаларыннан башка йөртү. 16 июльдән әлеге хезмәтне рәсмиләштерергә һәм хайванны җибәрергә була.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 134 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 66 очрагы теркәлгән.


20
июль, 2018 ел
җомга

Горький тимер юлының Казан төбәгендә “Игътибар, тимер юл кичүе” профилактик айлыгы тәмамланды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International