Инза-Ульян-Нурлат-Писмән участогында 64 комплект яңа радиоэлемтә җиһазлары кертелә. Алар машинистларның станцияләр буенча дежур хезмәткәрләр һәм тимер юлның поездлар диспетчерлары белән элемтәне тәэмин итү өчен кулланыла.
Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 138 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 109 очрагы теркәлгән.
2017 елда Татарстан Республикасы Президенты булышлыгы белән ике тиз йөрешле «Метеор-240», «Геннадий Куклев» һәм «Восход-51» теплоходларын модернизацияләүгә акча бүлеп бирелгән иде.
Россиядә 2018 елда Футбол буенча FIFA дөнья чемпионатына йомгак ясалды. Иң кадерлесе булып безнең җанатарларыбызның ихлас фикерләре тора.
Азнакай районында 20 июльдән 15 сентябрьгә кадәр Югары Стәрле - Каразирек – Урыссу автомобиль юлының 1,9 км алып 5,2 км кадәр участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә төзекләндерү эшләре планлаштырылган.
23 нче октябрьдән Кама аръягы халкының Әмирлекләргә очу мөмкинлеге барлыкка киләчәк – «Бигеш» аэропорты җитәкчелеге һәм «Анекс Тур» туроператоры арасында БГӘ турыдан-туры рейслар оештыру турында килешүгә ирешелгән.
«Содружество» АҖ пассажир компаниясе 26 июльдә 09.00-15.00 сәгатьтә «Пассажир көне» акциясе кысаларында Восстание-Пассажирская, Канаш һәм Ижевск вокзалларында түләүсез медицина тикшерүен оештыра.
Казан аэропортыннан 104 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 35 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5387 кеше килгән, 5496 пассажир киткән.
Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында Горький тимер юлы, “Россия тимер юллары”ның Горький магистрале территориясендә эшләүче бүлендек җәмгыятьләре һәм филиаллары 7,2 млрд. сум акча күчергәннәр.
19, 23, 25, 27 июльдә 6307 нче номерлы Казан-Свияжск шәһәр яны поездының җәдвәле үзгәрәчәк. Поезд Казан станциясеннән 16.25 кузгала, Свияжск станциясенә 17.45 килә.