133 нче номерлы Казан - Санкт-Петербург фирма поездында йортта тәрбияләнүче хайваннарны хуҗаларыннан башка алып бару буенча хезмәт барлыкка килде

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрү өчен Федераль пассажир компаниясе яңа хезмәт ачып җибәрә – еракка йөрүче поездларның багаж купеларында йортта тәрбияләнүче хайваннарны хуҗаларыннан башка йөртү. 16 июльдән әлеге хезмәтне рәсмиләштерергә һәм хайванны җибәрергә була.

Сервис пилот режимында 13 поезда эшли башлады,  шул исәптән 133 нче номерлы Казан - Санкт-Петербург фирма поездында. Ташуларны махсуслаштырылган багаж кассаларында рәсмиләштерергә мөмкин. Моның өчен йорт хайванын җибәрүче гариза тутыра һәм фамилиясен, исемен, атасының исемен, җибәрүченең һәм каршы алучының телефон номерын һәм башка кирәкле мәгълүматны күрсәтергә тиеш. Хайван өчен билет бәясе ара ераклыгына бәйле булачак һәм 730 сумнан башланачак.  

 Эт, песи, кошлар һәм башка кечкенә хайваннарны (әрлән, диңгез дуңгызчыклары, куян), шулай ук ташбаканы җибәрергә мөмкин. Хайваннар читлектә кабул ителә. Юл буе хайван багаж купесында читлектә барачак. Хайван белән конвертта документлар (ветеринария паспортын, метрикасын, паспортын, һ.б.), су белән азык, уенчык, абсорбент җибәрергә мөмкин. Сәфәр вакытында хайваннар артыннан пассажир вагоннары проводниклары караячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International