Азнакай районында Рус Акташы-Азнакай автомобиль юлының 64,2 км участогы ябылуы 15 нче сентябрьгә кадәр озайтылды. Бу чорда биредә суүткәргеч торбаларны төзекләндерү планлаштырылган.
Урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге «Әлмәт-Азнакай»-Кәкре Елга-«Азнакай-Тымытык-Кук Тяка», Азнакай-Дюсюмово, Азнакай шәһәрен урап узу юлы һәм Әлмәт-Азнакай автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән.