Баулы районында 15 октябрьгә кадәр «Казан-Оренбург»-Васькино Туйралы автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

Баулы муниципаль районында 15 октябрьгә кадәр «Казан-Оренбург»-Васькино Туйралы автомобиль юлының 0,2 км участогы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Бу чорда биредә күперне ремонтлау планлаштырылган.

Машина йөртүчеләргә урап узу өчен төбәк әһәмиятендәге «Баулы шәһәрен урап узу юлы», Баулы-Потапово-Томбарлысы автомобиль юллары һәм җирле әһәмияттәге Васькино Туйралы-Потапово-Томбарлысы юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International