«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль проекты кысаларында Казан агломерациясендә ремонт 68,7% башкарылган

2018 елның 23 июле, дүшәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында Казан агломерациясендә «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проектын гамәлгә ашыруның башлангыч нәтиҗәләре буенча йомгак ясалды. 23 нче июльгә мәгълүматларга караганда Казанның 19 объектында ремонт тулысынча тәмамланган. Әлеге урамнар футбол буенча дөнья чемпионатының клиент төркемнәре маршрутына барып тоташа, һәм безнең юл оешмалары эшләрне мундиаль башланганчы башкардылар. Әлеге объектлар файдалануга тапшырылды. Аерым алганда, Петербург, Нигъмәтуллин, Сибгат Хәким, Деменьтьев урамнары, Меңьеллык Мәйданы, Ленин дамбасы, Әмәт магистрале тулысынча яңартылды.

Казанда проект буенча ремонт эшләре 68,7% үтәлде.

Хәзерге вакытта 21 объектта эш алып барыла, шул исәптән Воровский, Дубравная, Курчатов, Ломжа, Олег Кошевой урамнарында.

Казанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» проекты кысаларында Даурия, Искра, Шуртыгин, Академик Глушко, Вяземская, Рылеев, Петр Алексеев һәм башка урамнарда ремонт эшләре башкарасы бар.

 

Рәсемдә: яңартылган Петербург урамы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International