Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе 3 нче августтан Махачкалага турыдан-туры рейслар ача.
Очышлар CRJ-200 очкычларында җомга һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. Юл ике сәгать ярым вакыт биләячәк, авиабилетлар бәясе 5 730 сум тәшкил итәчәк.