“Игътибар, тимер юл кичүе” айлыгында Горький тимер юлының Казан төбәгендә 4 меңнән артык машина йөртүче катнашты

2018 елның 20 июле, җомга

Горький тимер юлының Казан төбәгендә “Игътибар, тимер юл кичүе” профилактик айлыгы тәмамланды. Профилактик чараларда Татарстан, Чувашия һәм Марий Эл республикаларында барлыгы 4,3 мең машина йөртүче катнашты. Машина йөртүчеләр арасында тимер юл аркылы чыгу урыннарында,   автотранспорт предприятиеләрендә һәм автомәктәпләрдә мәгълүмати-аңлату эшләре үткәрелде.

Ай дәвамында тимер юлчылар ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм район администрацияләре вәкилләре белән берлектә машина йөртүчеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү буенча 58 рейд үткәрделәр. Рейдлар барышында тимер юл аркылы чыгу урыннарында кагыйдәләрне бозуның 10 очрагы ачыкланган.

Исегезгә төшерәбез, Казан төбәге 197 тимер юл аркылы чыгу урынында хезмәт күрсәтә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International