Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 24 июле, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 130 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 80 очрагы теркәлгән.

Казан аэропортыннан 111 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 33 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 5801 кеше килгән, 5738 пассажир киткән.

24 нче июльдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан, тизлеге секундына 4-9 метр, урыны белән секундына 13 метрга кадәр. Температура: +23 - +28 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International