ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2018 ел
җомга

Республика юлларында 568 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 442.


27
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Свияжск утрау-шәһәрен һәм Арчадагы Габдулла Тукай музее экспозициясен ташламалы шартларда карарга мөмкин - «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе шәһәр яны поездларына билет алган очракта шундый хезмәт тәкъдим итә.

Яр Чаллыдагы тимер юл вокзалы вокзал комплексларын балалар уен мәйданчыклары белән җиһазландыру буенча «РТЮ» ААҖ проектына керде. 

Республика юлларында 525 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 349.


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Төнлә республика әһәмиятендәге юлларда 406 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән. 2365 тонна ком-тоз катнашмасы, 123 тонна чиста тоз һәм 3 тонна тоз һәм су катнашмасы сибелгән. 

«Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казан агломерациясендә 2019 елга Юл эшчәнлеге программасы формалаштырылган. Казанның үзәк өлешендә генә түгел, ә Борисково, Кадышево, Борисоглебское, Крутушка, Мирный, Салмачи, Займище, Вознесенский һәм башка торак массивларда да урамнарны һәм тротуарларны ремонтлау, шулай ук куркынычсызлык чараларын башкару каралган.

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 148 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 9 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2102 очрагы теркәлгән.


25
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Конкурска Казан, Чистай һәм Яр Чаллының елга портларыннан халыкка транспорт хезмәте күрсәтүне оештыру белән бәйле 3 лот куелган иде. 

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Яңа ел алдыннан традицион рәвештә Казанның «Вера» инвалидлар иҗтимагый оешмасы карамагындагылар белән очрашалар. 

Төнлә республика әһәмиятендәге юлларда 303 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән. 2805 тонна ком-тоз катнашмасы, 82 тонна чиста тоз һәм 32 тонна тоз һәм су катнашмасы сибелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International