Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2018 елның 28 декабре, җомга

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 161 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 2086 очрагы теркәлгән.

Республика юлларында 568 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 442.

Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 12 халыкара рейслар. Татарстан башкаласына 3504 кеше килгән, 3362 пассажир киткән.

28 нче декабрьдә республикада болытлы һава торышы көтелә, вакыты белән кар. Җил көньяк-көнчыгыштан төньяк-көнбатышка таба күчә тизлеге секундына 4-9 метр. Температура: -5 - -10 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International