Төнлә республика әһәмиятендәге юлларда 303 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән. 2805 тонна ком-тоз катнашмасы, 82 тонна чиста тоз һәм 32 тонна тоз һәм су катнашмасы сибелгән. Хәзер юлларда 406 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә.
Татарстанның «Казан», «Бигеш» һәм «Бөгелмә» аэропортларында һава шартлары аркасында рейслар тоткарланмады. Тимер юл транспорты штат режимында эшли. Мәктәп автобуслары һәм муниципальара автобуслар җәдвәл буенча хәрәкәт итә.
Исегезгә төшерәбез, министрлыкта тәүлек буе оператив хезмәт (тел. 291-91-91) эшли, ул автомобиль юлларының торышы буенча мәгълүмат кабул итә.