Свияжск утрау-шәһәрен һәм Арчадагы Габдулла Тукай музее экспозициясен ташламалы шартларда карарга мөмкин - «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе шәһәр яны поездларына билет алган очракта шундый хезмәт тәкъдим итә.
Свияжск станциясенә кадәр тимер юл билеты белән туристларга даими экспозицияләрдә һәм вакытлыча күргәзмәләрдә булу өчен «Бердәм билет» сатып алу (20% ташлама белән) хокукы бирелә.
1-8 гыйнварда ташламалы бәядән Свияжск тарихы музее, «Татар бистәсе» археологик агач музее экспозицияләре һәм интерактив программалар белән танышырга мөмкин. Тулырак мәгълүмат: 89870030747, ostrov_gid@mail.ru.
Арча станциясенә кадәр тимер юл билетын тәкъдим иткән очракта декабрь-гыйнвар айларында туристка Габдулла Тукай әдәби-мемориаль музее экспозицияләрен карау өчен билет сатып алу (20% ташлама белән) хокукы бирелә. Тулырак мәгълүмат: (84366) 56-7-10, mk.tukaj.museum@tatar.ru
Шәһәр яны поездлары хәрәкәте җәдвәле турында мәгълүматны тәүлек буе 8-937-625-04-33 телефоны буенча, «Содружество» АҖ сайтында https://sodruzhestvoppk.ru һәм «Пригород» мобиль кушымтасында алырга мөмкин.