Төнлә республика әһәмиятендәге юлларда 406 берәмлек кар чистарту техникасы эшләгән. 2365 тонна ком-тоз катнашмасы, 123 тонна чиста тоз һәм 3 тонна тоз һәм су катнашмасы сибелгән. Хәзер юлларда 387 берәмлек кар чистарту техникасы хезмәт күрсәтә.
Татарстанның «Казан», «Бигеш» һәм «Бөгелмә» аэропортларында һава шартлары аркасында рейслар тоткарланмаган. Тимер юл транспорты штат режимында эшли. Мәктәп һәм муниципальара автобуслар хәзерге вакытта җәдвәл буенча йөриячәк.
Төбәк автомобиль юлларында һава торышы үзгәрүне хәбәр итүче 56 метеостанция эшли. Автомат юл метеостанцияләре конкрет нокталар буенча мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә: фоторәсем, өслекнең торышы, юл температурасы. Алынган мәгълүмат нигезендә метеопараметрларның бозлавык барлыкка килү мөмкинлеге турында кисәтеп үзгәрүе фаразлана.
Исегезгә төшерәбез, министрлыкта тәүлек буе оператив хезмәт (тел. 291-91-91) эшли, ул автомобиль юлларының торышы буенча да мәгълүмат кабул итә.
26 нчы декабрьдә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, көндез кар, аерым районнарда көчле, урыны белән буран. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил, көндез – көчле, секундына 17 метрга кадәр. Температура: -7 - -11 градус. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре.
Машина йөртүчеләр, тизлек режимын саклавыгызны, куркыныч маневрлар ясамавыгызны, бигрәк тә каршы хәрәкәт полосасына чыкканда дистанцияне һәм интервалны арттыруыгызны һәм кирәксез ерак юлга чыгудан тыелып торуыгызны сорыйбыз.