Яр Чаллыдагы тимер юл вокзалы «РТЮ» ААҖнең вокзал комплексларын балалар уен мәйданчыклары белән җиһазландыру буенча проектына керде. Мәйданчык барлык закон нормаларына һәм таләпләргә туры килә һәм экологик яктан чиста материаллардан эшләнгән.
Вокзалга «Kid Friendly» («Балаларга шат») лейбл биреләчәк. Вокзал комплексына килүчеләргә балалар өчен махсус түләүсез хезмәт күрсәтү турында хәбәр ителәчәк.
Балалар уен зонасын урнаштыру урыннарын сайлаганда, поезд көткәндә балаларга уңайлы булсын өчен махсус нечкәлекләр исәпкә алынды – үтәли җил булмау, көтү залы утыргычларыннан күзәтү мөмкинлеге, видеокүзәтү булуы.