ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре «Вера» инвалидлар җәмгыяте карамагындагыларны котладылар

2018 елның 25 декабре, сишәмбе

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Яңа ел алдыннан традицион рәвештә Казанның «Вера» инвалидлар иҗтимагый оешмасы карамагындагылар белән очрашалар. Киләчәккә планнар хакында сөйлиләр, борчыган проблемалар турында тыңлыйлар һәм көчтән килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар, бүләкләр алып киләләр. Китаплар, канцелярия товарлары аеруча популяр. Шулай ук министрлык хезмәткәрләре яхшы хәлдәге кием-салым һәм аяк киемнәрен алып киләләр.

Иҗтимагый оешманың рәисе Вера Кривова ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллективына «Уйла, аңла, хупла» акциясендә катнашканнары өчен һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә даими рәвештә игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International